Әти-әниләр тәрбиячеләр белән берлектә «Тату балалар бакчасы сере»н ачыкладылар (фоторепортаж)
Конкурсның финалы кичә Саба гимназиясендә үтте
Конкурс районыбызда өченче елын уздырыла. Быел ул ике -Шәмәрдән һәм Саба зонасында узды. Район үзәгендә үткәрелгәнендә Сабаның «Бәләкәч», «Балачак», «Кыңгырау», «Әллүки», «Шоколад» һәм Килдебәкнең «Кояшкай» балалар бакчаларының әти-әниләр комитетлары көч сынашты. Бәйгенең беренче турында командалар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. 10 минутлык чыгышта бала, әти-әни, балалар бакчасы, тәрбияче арасындагы үзара бәйләнеш, уртак эшләр, шөгыльләр, күпмедер проблемалар сәхнә күренешләре аша ачып бирелде. Блиц турнирда әти-әниләр бер-берсенә кызыклы сораулар бирделәр. Чыгышларны район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, авыл балалар бакчалары арасында: беренче урынга- Тимершыкның «Кояшкай», икенчегә- Килдебәкнең «Кояшкай», 3 урынга- Югары Симетның «Ромашка» балалар бакчасы лаек булды. Саба һәм Шәмәрдән зонасы буенча беренче урынга- Шәмәрдәннең «Салават күпере», икенче урынга- Сабаның «Әллүки», өченче урынга Сабаның «Шоколад» командалары чыкты.
Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова,Саба районы мәгариф бүлегенең баш белгече Луиза Гомәрова котладылар, грамоталар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
Тулырак язма «Саба таңнары» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев