Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бала – төп пассажир

Агымдагы елның 6 аенда республикада балигъ булмаган пассажирлар катнашында 211 юл-транспорт авариясендә 6 бала һәлак булган

 

   Агымдагы елның 6 аенда республикада балигъ булмаган пассажирлар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 227 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу  саннар барысы да былтыргының шушы чоры күрсәткечләреннән күбрәк. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп  сәбәпләре – машина-автобусларны  юлның  йөрү өлешенә  урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү (14 авария) һәм каршы полосага  чыгу (12 авария).   Балаларны транспортта  йөртү таләпләренең бозылуы  аркасында  бер баланың гомере  өзелгән, 15е имгәнгән. Шуларны исәпкә алып, республикада 14 июльдән 24 июльгә кадәр “Бала – төп пассажир!” профилактика чарасы игълан ителде. Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау буенча чаралар комплексы үткәрәчәк. Чарада балигъ булмаганнар эшләре подразделениеләре һәм  участок  вәкаләтлеләре дә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев