«Балаларымның Саба районында белем һәм тәрбия алуларын телим»
Мәгариф хезмәткәрләре сөйли
Гөлнара Ганиева,
ОНИКС мәгариф үзәге директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе:
– Мин тумышым белән Тимершык кызы. 2006 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Актаныш районы егетенә кияүгә чыктым. Әтәс авылында 19 ел яшәдек, өч кыз үстердек. Унике елдан артык гомеремне белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә багышладым, шуның ике елында директор вазифаларын башкардым. Соңгы эш урыныма килгәндә, муниципаль хезмәткәр, Әтәсавылы җирлеге башлыгы идем. Ел ярым эшләдем. Актанышта яшәсәм дә, туган ягым, Тимершык белән һәрвакыт элемтәдә булдым. Саба районының үсеше белән һәрвакыт кызыксынып тордым, алга китешенә, уңай үзгәрешләргә сокландым. Мәгариф системасының эшчәнлеге, аның нәтиҗәләре, яшь буынга тудырылган мөмкинлекләр ошый иде. Балаларымның Саба районында белем һәм тәрбия алуларын телим. Шундый уйлар белән күченеп кайттык. Әлегә фатир бирелмәде. Озакламый үзебезнең яшәү урыны булыр дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев