Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Башкарма комитетта яңа җитәкче

Кичә район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды.

Аның эшендә  Татарстан Республикасы Президентының  территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Илдар Ибрагимов катнашты. Утырышның  көн тәртибенә Саба муниципаль район Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләү турындагы  мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүм  булганча,  башкарма  комитет  җитәкчесе  “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында”гы   Федераль Законына нигезләнеп һәм Саба муниципаль районы Уставының 44нче, 45нче маддәләренә туры китереп, конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан  яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Комиссия рәисе Расих Сабиров чыгышында бу  вазыйфага  дүрт кеше  үзләренең  кандидатураларын  тәкъдим  итүе әйтелде. Шуларның икесе комиссия  утырышында тавыш җыймаулары сәбәпле исемлектән төшеп  калган. Шулай итеп, башкарма комитет җитәкчесе  вазифасын башкаруга  ике кандидат – “Сабагро” җәмгыяте директоры Фәрит Әлфәт  улы Нигъмәтҗанов һәм  район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары- икътисад бүлеге  начальнигы Марат Рашат  улы Ишниязов тәкъдим ителде. Сүз  аларның  үзләренә  бирелгәч, Фәрит Нигъмәтҗанов үзенең  кандидатурасын  кире  алуы турында  белдерде.

 Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Марат Ишниязовны  муниципаль район  башкарма  комитеты җитәкчесе  итеп  сайладылар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Рөстәм Исмәгилов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев