Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чирне бергәләп җиңәчәкбез

Инде хәбәр иткәнебезчә, районыбызда, бөтен илдәге кебек, коронавируска каршы күмәк вакцинация башланды.

undefinedВ.Романовка вакцинаның беренче компонентын ясадылар

Әлеге процедура Саба үзәк хастаханәсе поликлиникасында үткәрелә. Сәламәтлекне саклауның куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулыннан файдаланырга килүчеләр көн саен арта бара. Процедура кабинетына керер алдыннан, алар белән кыскача әңгәмә корып алдык. “Ни өчен прививка ясатырга булдыммы?– диде Саба урман хуҗалыгы эшчесе Алмаз Әхмәтшин – Илдәге тәртипне ихтирам итүче гражданин буларак, шулай кирәк саныйм. Икенче тапкырына да көнендә, сәгатендә, һичшиксез, киләчәкмен. Куркыныч чирне шулай гына җиңә алачакбыз дип уйлыйм”.

Ул хастаханәгә 52 яшьлек хезмәттәше Виктор Романов белән бергә килгән иде. “Вәзгыять шундый, привив­каның кирәге чыгып куюы бар. Саклык чаралары күрү зыяны юк. Профилактика мөһим. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Без изоляциянең катлаулы этабын уздык. Мондый очракларга кабат юл куярга ярамый. Чир генә читләтеп үтсен”,– диде ул. Шәфкать туташы Гөлнара Зиннурова аларга прививкадан соң нинди таләпләрне үтәргә кирәклеге хакында киңәш бирде. Вакцина кадатканнан соң 30 минут поликлиника коридорында утырып торырга, аннары өч көн дәвамында инъекция урынына су тидермәскә, мунча кермәскә, алкоголь кулланмаска, артык күп физик көч соралган эш башкармаска кирәк икән. Кайвакыт аллергия бил­геләре күзәтелергә, баш авыртып торырга мөмкин. “Мин инде 35 кешегә прививка ясадым, икенче тапкырын 15е килде (сөйләшү 19 гыйнварда булды). Алар арасында ниндидер авыру, кәефсезләнү очраклары юк. Ике кешенең җиңелчә генә температурасы күтәрелгән. Вакцинаны барысы да җиңел кичерә”,– диде Гөлнара Зиннурова.

Прививка алырга теләү­челәр башта табиб тикшерүе уза, анкета тутыра, аларга пациент белешмәлеге бирелә. Вакцина ике фазалы, беренчесен алгач, 21 көннән соң кабат поликлиника килергә кирәк булачак. Соңгы көннәрдә социаль челтәрдә коронавирус­ка каршы вакцина ясатмас­ка өндәгән хәбәр таралды. Ул үзен Республика клиник хастаханәсенең физиотерапия бүлеге хезмәткәре дип атый. Шикле чыганаклардагы хәбәрләргә ышанмаска киңәш итәбез.

18 гыйнвардан дәүләт хез­мәтләре порталында вакцина алырга электрон язылу баннеры да куелды Ул порталның беренче битендә үк урнашкан.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев