Гөмбәле запеканка
Яңгырлы көндә тәмле ризык белән якыннарыгызны сөендерегез әле
- 1 баш суган
- 0.5 кг шампиньон гөмбәсе
- тоз
- үсемлек мае
- токмач
- сыр
Пешерү өчен, табада 1 баш дәү суганны турап майлы табада кыздырабыз, янына ярты кило чамасы свежий шампиньон гөмбәсе турап салабыз, тоз сибәбез, һәм шулай 15-20 мин чамасы пешерәбез. Ул арада кайнап торган тозлы суга макарон салып алабыз. Барысы да әзер булгач, пыяла савытка катламлап токмач, гөмбә тезәбез дә, өстенә сыр уабыз. Запеканканы янә 200 градуслы мичкә 10-15минутка куеп алабыз. Запеканка әзер!
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев