Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ИҢ-ИҢ”НӘР КАЗАНГА БАРДЫ

Кичә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелде.

Бәйрәмдә безнең районнан 13 кешелек делегация катнашты. Тантанага баручылар – авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов, бүлек консультанты Ринат Нигъмәтҗанов, “Курсабаш” җәмгыяте җитәкчесе  Ирек Җиһаншин, “Саба” җәмгыяте директоры  Зин­нур Дәүлиев, Тимершык бригадасы агрономы  Дамир Мөхәммәтҗанов,  “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе зоотехнигы Энҗе Хаҗиева, аг­росәнәгать комплексы ветераны Тәлгать Хуҗин, җаваплылыгы  чикләнгән “Саба” җәмгыятенең тракторчы-механизаторлары Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин, Зөлфәт Мөбарәков, Айнур Галиев, шофер Мулләхмәт Габделмәновны район башлыгы Рәис Миңнеханов озатып калды. Президент катнашындагы  тантанага, елдагыча, хезмәттә югары   күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар  чакырылган.  Айрат Галимуллин белән Рөстәм Газизҗанов “Джон Дир” комбайннары белән 22553әр центнер ашлык  суктырып  алганнар. Яшь комбайнчы Зөлфәт Мөбарәковның эш күрсәткече 19416 центнер тәшкил иткән. Мулләхмәт Габделмәнов комбайннардан 29770 центнер ашлык ташыган.  Терлекчелектә 2019 елның 1нче яртыеллыгы  нәтиҗәләре буенча Энже Хаҗиева эшләгән “Юлбат” хуҗалыгы һәм “Курсабаш” җәмгыяте алдынгылыкка чыкты...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев