Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яңа Мичән авылында йомырка җыю бәйрәме ничек узган?

Чараны авылдашлары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган

Бәйрәм үзенең тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң оештырганнар. Балалар йомырка җыйганнар, ә соңыннан берничәсен яхшы уңыш алу өчен җиргә күмгәннәр. Бәйрәм башланып киткәнче, мәдәният хезмәткәрләре авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, тынычлык һәм имин күк йөзе теләделәр. Хуҗабиәләр балаларга татлы ризыклар һәм буялган йомырка тараттылар.

 Бу бәйрәм авылдашларны берләштерә, бәйрәм рухы бирә, күңелне күтәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев