Иләбәр мәчетендә Мәүлид ән Нәби узды
Бәйрәмне мәчеттә дин дәресләре алып баручы мөгаллимә Рәсимә абыстай Рәхимова җитәкчелегендә укырга йөрүче ханымнар оештырды
Чарада Иләбәр мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллалаһу галәйһи вәссәламнең тормыш юлы турында вәгазь сөйләде. Аннары изге китабыбыз Коръән-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр, Мәүлид касыйдәсе укылды Дамира ханым Зарипова мөнәҗәт көйләде, Сәрия ханым Гайфиева, Әминә ханым Усманова, Рузилә ханым Вәлиева, Фәйрүзә ханым Габделхакова, Рәкыя ханым Ахина Аллаһының Рәсүлен олуглап салаватлар әйттеләр. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә барчабызга да сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешергә, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, ил башлыкларына сабырлык, сугыш кырларында батырлык үрнәкләре күрсәтүче ир-егетләребезнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп дога кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев