Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Югары Симет авылында кич утырулар оештырыла

Җәйге ямьле кичләрдә...

  Соңгы елларда мондый йолалар, капка төбендә кичке утырулар онытыла башлады. Яшьләр өчен бу ят булса да, өлкәннәр яхшы хәтерли: элек кич җитү белән авыл халкы кич утырырга җыела иде. Анда соңгы яңалыклар, алда торган эшләр турында фикер алышканнар, аннары күңел ачулар башланган. Бу традицияләрне яңарту өчен, Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның иң матур йорты янында кич утыру оештырдылар. Катнашучылар борынгы җырлар җырладылар, халык уеннарын искә төшерделәр һәм конкурсларда катнаштылар. Үзләренең моңарчы күрелмәгән яңа талантларын ачтылар. Бу җылы очрашу һәркемгә ошады.

#Татарстан #Лето #ЛетоВТатарстане #ЛетоВТатарстане2025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев