Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Карлар яуса, көримен

Быелгы кышта синоптиклар карның узган елгыдан күбрәк явачагын фараз итә. Инде киләсе атнада ук капка төпләрен көн саен көрәргә туры килмәгәе. Димәк, коммуналь хуҗалыкларга да эш күп булырга охшап тора. Кар яуса, транспорт чаралары йөри башлаганчы төп урамнарны көрәргә кирәк. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә эшләүчеләр иртә торырга ияләнгән инде.

“Техника йөртүчеләр иртәнге сәгать 3тә уянып, 4тә эшкә керешә. Урамнарны чистартуда икешәр автогрейдер, һәм “МТЗ”, бер Т-150” тракторы, бер “Mitsubishi” катнаша. Юл кырыена эттереп кую мөмкинлеге булмаган урамнардан карны полигонга чыгару оештырыла”,– диде директор урынбасары Айрат Шаһвәлиев.

Барлык эшләр Саба шәһәр җирлеге Советы карары белән расланган төзекләндерү кагыйдәләре, ГОСТ таләпләре нигезендә башкарыла. Әйтик, урамнар буран туктаганнан соң 9 сәгать эчендә чистартылырга, бозлавык барлыкка килгән урыннарга 4 сәгать эчендә реагент сибелергә тиеш. Таләпләр билгеләнгән срокта үтәлмәгәндә административ җаваплылык каралган. Штраф вазифаи затларга 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр. Предприятие техникасын иярләүчеләр шушы кагыйдәләргә сыешу турында кайгырта. Шул максаттан техниканың ничек эшләгәнлеге белән Муса Җәлил һәм Тукай урамнарында таныштык. Шамил Хаҗиев грейдерда “пакуслар” ясый, Рәйхан Сөнгатуллин калаклы җыйгычта карны “КамАЗ” автомобильләренә (Илнар Закиров, Дамир Хаҗинуров) төйи.

“Бүген ярты көнгә полигонга 12 рейс ясадым инде. Өлгермәгәндә башка оешмадан “КамАЗ”лар ярдәмгә килә”,– ди Дамир. Ул көнне тротуарларны кардан 8 эшче көрәк белән чистарттылар. “Мини үзтөягечебез ватылып китте. Киләсе атнадан эшли башларга тиеш”,– диделәр кар көрәүчеләр.

Басмаларны чистартуда предприятие эшчеләренә, укудан бушаган арада, Саба аграр көллияте студентлары да булыша.

Алда – декабрь, гыйнвар. Әле февраль дә, яшь киленнәрнең иңнәреннән көянтәләрен төшерермен, дигән. Ягъни чишмә сукмакларына үтеп булмаслык кар көртләре өелсә. Шөкер, хәзер көянтә белән чишмәгә йөрмибез. Урамнарда да кар озак ятмас дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев