Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халык сынамышы: 3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы "ау"ны көтмәсен

Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша - җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала.

Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәбез.

3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы "ау"ны көтмәсен.

Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев