Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коронавирус: паникага бирелмик!

Районда авыручылар юк, әмма тынычланырга ярамый. Коронавирус тормышның барлык өлкәләренә йогынты ясады. Халык белән аралашсаң да сүз гел шуңа барып тоташа.

Әлеге чир дөньякүләм җитди проблемага әйләнде. Илләр чикләрне яба. Татарстанда да 15 апрельгә кадәр коронавируска каршы санитар-эпидемиологик катгый режим кертелде. Бүген иң мөһим мәсьәлә – нәрсә эшләргә һәм әлеге чирдән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Фәттахова шул уңайдан коронавируска каршы профилактика чаралары белән таныштырды. Башта ук шуны әйтик, районыбызда чирләүчеләр юк. Коронавирусны туристик юлламалар белән йөрүчеләр таратуын исәпкә алып, 2020 елның 24 мартына районда чит илләрдән кайткан 21 кеше COViD буенча медицина күзәтүе астына алынган.

“Бу сан көн саен үзгәреп тора. Алар табиблар, авылларда фельдшерлар контролендә, кешенең үзен­үзе изоляцияләве 14 көн дәвам итә. Чит илдән кайтучылар башка җирдән хәбәр килмәсә дә, безгә бу хакта җиткерергә тиеш.

Кайнар элемтә телефоны: 2­-35­-40. Аларга паспорт мәгълүматлары буенча дистанцияле рәвештә больничный ачыла. Аралашу хәтта туганнар, күршеләр белән дә чикләнә. Кыскасы, өйдә генә утырырга тиеш булалар. Карантинны бозу халык сәламәтлегенә куркыныч буларак бәяләнә, моның өчен административ җаваплылык да каралган. Коронавирус өлкән яшьтәге һәм хроник авырулы кешеләргә куркыныч, аларга халык күп була торган урыннарга чыгып йөрмәскә тәкъдим ителә. Кулларны һәркемгә сабын белән ешрак юарга кирәк. әгәр андый мөмкинлек юк икән, спирт сеңдерелгән салфеткалар куллану кирәк. Юылмаган куллар белән борынга, күзләргә кагылырга ярамый. Эш урыннарында гигиена чараларын үтәү, эштә һәм өйдә бүлмәләрне еш җилләтү, юеш чүпрәк белән сөртеп тору таләп ителә”,– диде эпидемиолог. Чир табылган очракта хастаханәдә тиешле медицина җиһазлары һәм препаратлары булдырылган.

“Иң мөһиме, паникага бирелмәскә,– дип дәвам итте Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Рәшит Фатыйхов. – Шул очракта гына коронавирус афәтен җиңеп чыгачакбыз. Саба районында барлык хезмәтләр тиешле режимда эшли. Без районга читтән командировкадан, турюллама белән кайткан кешеләрне барлап исемлеген хастаханәгә бирәбез. исемлеккә таможнядан кемнәр чикне безнең якка кисеп чыккан барысы да теркәлә. әмма исемлек берике көнгә соңарырга мөмкин. Шуңа күрә чит илдән кайтучылар үзләре дә тизрәк бу хакта хастаханәгә яки Роспотребнадзор бүлегенә хәбәр итсеннәр иде. Больничный алучылар өйдә утырмый икән, без инде административ чаралар күрергә тиеш булабыз. Шулай ук үз биләмәсе халкын яхшырак белгән авыл җирлекләре башлыкларына да уяурак булырга чакырып мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларны да каникул чорында чараларга йөртмәскә кирәк. татарстанда катнашучылар саны 20дән арткан чаралар үткәрү тыелды».

Кыскасы коронавирус респиратив, ягъни ул кешедән кешегә йөткергән, төчкергән вакытта 2 метрга кадәр арада вак лайла тамчылары аша күчә. әгәр дә һәркем тиешле саклык чараларын күрсә, коронавируска чик куярга мөмкин. ә алар нәтиҗәле, шул ук вакытта грипп һәм ОРВИ эпидемиясе вакытындагы кебек бик гади. Сәламәт булыйк.

  • Россиядә бер тәүлек эчендә корона­вирусның 57 яңа  очрагы теркәлгән.  Шулай итеп,  барлык  авыручылар  саны 495кә  җитте.  Диагноз Россиянең 14 төбәгендә расланды. Татарстан Республикасында  коронавирусның тагын бер очрагы (аңарчы 6 иде) теркәлде. Аны Аргентинадан  Мәскәү аша транзит рейс белән  самолетта очкан  хатын-кыз алып кайтты.  Ул  республика инфекция хастаханәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев