Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыр эшләре барышы

Көннәрнең явымсыз торуы кыр эшләрен тизләтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 30 майга игенче-механизаторлар  сабан  культуралары  чәчүне  23578 гектарда,   ягъни барлык  мәйданнарның  79 процентында башкарган. Шуның  эченнән арпа – 8694, бодай – 3526, берьеллык  үләннәр 3140 гектарда  чәчелгән. Бөртекле-кузаклы  культуралар туфракка күмдерелгән мәйданнар көнгә уртача 1500 гектарга  арта. “Мөхәммәтшин”, “Игенче”,  “Нырты”, “Симет” хуҗалыкларында чәчү  азагына  якынлаша. Район буенча  бөртеккә – 610,  сенажга 4259 гектарда  кукуруз чәчелгән.   Шул  ук  вакытта уҗым  культураларын гербицидлар белән  эшкәртү – 4259,  фунгицид  сиптерү 340 гектарда, тамырдан тукландыру 2233 гектарда башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев