Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авылында яшәүче Рауза Шакирҗанованы 95 яшьлек олы юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, «Росгосстрах» иминият оешмасы вәкилләре котлады.

  Шакирҗанова Рауза Нурәхмәт кызы 1930 елның 5 июлендә Кызыл -Мишә авылында, Нурәхмәт һәм Минзифа Фазыловларның уртак җимешләре- беренче бала булып дөньяга аваз сала. 1937 елда Кызыл- Мишә башлангыч мәктәбенә укырга керә. Анда 4 сыйныф белем алгач, укуын Тимершык җидееллык мәктәбендә дәвам итә. Шушы елны бөтен халыкны кара кайгыга салган Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка кадәр әтиләрен Иркутск шәһәренә наряд нигезендә агач кисәргә җибәргән булалар. ул шуннан фронтка китә. Барлык сугыш чоры балалары кебек Рауза апага да ул вакыттагы ачлыкны да, авырлыкларны үз җилкәсендә татырга туры килә. Рауза апа Тимершык җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1948 елдан халыкка почта хезмәте күрсәтүдә эшли башлый. Көн аралаш Сабага барып почта алып кайта, аны Кызыл -Мишә һәм Көек авыллары халкына тарата. 1953-1954 елларда Саба МТСына трактор бригадасына учетчы итеп күчерелә.1954- 1959 елларда Кызыл -Мишә авыл Советы сәркатибе булып эшли.1959 елда  биш авылны берләштергән Тимершык авыл Советы булып оеша. Шунлыктан аның эш урыны калмый һәм ул «Буденый» колхозында хисапчы булып эшли башлый. Эшен бик яратып, намус белән 1979 елга кадәр башкара.1979 - 1985 елларда Росгосстрахның Саба оешмасында агент булып эшләп лаеклы ялга чыга.

1955 нче елда Кызыл-Мишә авылы егете Шакирҗанов Ясәви белән тормыш корып, 59 ел бергә парлы гомер кичереп, ике малай тәрбияләп үстерәләр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. 2014 елда Ясәви абый вафат була.

1957 елда улы Рушан туа, 3 кызы, 2 оныгы бар.Ул башта гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яшәде. Бүгенге көндә авылда төп нигездә яши. Умарта тота.

1960 елда улы Фирәис дөньяга аваз сала. Ике югары белем ала. 2022 елда вафат була.

Хәзерге вакытта Рауза апа улы Рушан белән матур гына гомер кичерә.

Рауза апа сугыш вакытындагы тырыш хезмәтләре өчен “За доблестный и самоотверженной труд в период Великой Отечественной войны”, “Хезмәт ветераны” медале һәм шулай ук Бөек Җиңүнең юбилей медалләренә ия була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев