Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЛЕСХОЗДА ЧЫРШЫ УТЛАРЫ КАБЫНДЫ

Узган җомгада Яңа ел чыршысын ачу һәм Кыш бабайлар парадына Лесхозда старт бирелеп, урманчылар бистәсендә йөзъяшәр урман патшабикәсе – чыршының утлары кабынды.

Бистәдә ул кичтә  чын мәгънәсендә бәйрәм рухы тантана  итте. Биредә социаль обьектлар – биналар гына түгел, шәхси  йортлар да бәйрәмчә бизәлгән, ерактан ук җем-җем килеп күз кысып, ялтыравык утлар сәлам бирәләр. Мишә авыл җирлеге биләмәсенә кергән уч­реждениеләрнең, оешма-пред­приятиеләрнең бәй­рәмне куанычлы хезмәт ка­занышлары   белән каршы алулары парадка зур оешканлык, күтәренке күңел белән чыгуларында ачык чагылды. Бистәнең төп урамнары буйлап хезмәт коллективларының 200 гә якын хезмәткәр катнашындагы бәйрәм па­рады узды. Иң элек мәйданга «Нарат» боз сараеның Кыш бабае һәм Кар кызы  затлы, бизәкле каретада үтеп, бистә халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Киләсе 2020 елның хуҗасы – күсе   мәйданнан  аеруча зур горурлык белән узды. Һәр коллектив бизәлгән техника һәм төрле җән­лекләр образында үзен­чәлекле тамаша күрсәтте. Селекция-орлыкчылык үзәге парадка урман җәнлекләреннән зоопарк тәкъдим итте. Лесхоз картлар йортыннан килгән “чегәннәр“ дә бистә халкы белән уртак телне тиз тапты. Үзәк чыршыда утлар кабынгач, мәйдан тагын да сихри, әкияти төс алды. Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин халыкны  бәйрәм белән котлап, әлеге тамашаларның дәвамлы булуын теләде. Бәйрәмгә зур оешканлык белән килгәннәре өчен җирлектәге коллективларга Саба ур­ман хуҗалыгы иганәче­легендәге акчалата  бү­ләкләрен тапшырды. Бы­ел икенче тапкыр узучы бәйрәмгә һәр коллектив берәр кызыклы уен, концерт номеры әзерләп килгәннәр иде. Тамашаны алып баручы Лесхоз мәдәният йорты мөдире Реналь Гыйниятовның: “Бүген бәйрәм, бүген тан­тана, бүген  бөтен Лесхоз шатлана»  дигән сүзләренең хаклыгын халыкның  шат авазы, бәйрәмчә  кәефе раслый иде. «Бик шатланабыз, бик күңелле, бистәбез матур, үзәк урамда гына яшим, бөтен җир бәйрәмчә бизәлгән. Узган ел да бик матур итеп оештырылган иде.  Узып баручы ел  имин узды. Уңыш-хәзинәләрне дә мулдан бирде. Оныкчыгым туды.  Киләсе еллар да имин була күрсен», - дип  кичерешләре белән уртаклашты Нурия апа  Хәлиуллина.   Бистәдә хат ташучы булып эшләгән хезмәт ветераны Нурания апа Әхмәтшина да күңелле бәйрәм чарасы   оештыручыларга зур  рәхмәт сүзләрен ирештерде.  Көннең  шактый җилле, салкынча булуы да бәй­рәмгә комачаулык тудыра  алмады, табаларда кой­мак чыжлады, казаннарда пылау пеште. Бар җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрде, чыршыларда утлар балкыды,  киләсе 2020 нче  Күсе елы да һәркемгә  шатлык-куанычлар гына  алып  килсен  иде!

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/leskhozda-chyrshy-achu-tantanasy

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев