Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Макталу өчен түгел, рәхмәт өчен...”

5 декабрь – Халыкара волонтерлар көне. Волонтерларны - кешеләргә төрле яклап ярдәм итүче, гади итеп әйткәндә, үз теләкләре белән булышып йөрүче игелек ияләре дияргә мөмкин. Гадәттә аларга зур күләмле чаралар үткәргәндә, хәйрия акцияләре оештырганда мөрәҗәгать ителә. Шулай ук волонтерлар ялгызларга, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышалар, һәйкәлләрне һәм әйләнә-тирә мохитне ямьләндерү белән дә шөгыльләнәләр.

undefined

Бүгенге көндә районыбызда 700дән артык волонтер исәпләнә. Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәгендә 2015 елда ачылган “Волонтер” үзәге дә ирекле ярдәм хәрәкәтен җәелдерүдә зур эш алып бара. Әлеге хәрәкәтнең координаторы Алсу Әхмәтова әйткәнчә, гадәттә бу эшкә бик җаваплы, актив кешеләр алына. “Район башкарма комитетының “2020-2025 елларга Саба муниципаль районында волонтерлык хәрәкәтен үстерү” муниципаль программасы расланды. Төп эшчәнлек шуның нигезендә алып барыла. Волонтерлар районыбызның һәр мәктәбендә бар, аграр көллият студентлары да бу эштә шактый “чарланган” егет-кызлар дияр идем. Районыбызда нинди генә зур чара, бәйрәм яки ярыш үткәрелмәсен, күпвакыт алар ярдәмгә килә. Бу эшкә укучылар, студентлар гына алына дип уйламагыз. Кайбер олы яшьтәгеләр дә волонтер булыйк әле дип мөрәҗәгать итәләр. Һәм алар моның өчен бер нәрсә дә сорамый. Кешеләргә игелек кылудан һәм җәмгыятькә нинди дә булса файда китерүдән тәм табалар. Бездә инде күбрәк волонтерлар адреслы ярдәм күрсәтәләр. Тыл ветераннарына барабыз, өлкән яшьтәгеләрнең хуҗалык эшләрендә булышабыз. Пандемия вакытында мәктәп яшеннән узган волонтерларның ярдәмен бик тойдык. Алар авыруларга дарулар таратуда, карантинда булганнарның төрле йомышларын үтәүдә зур булышлык күрсәттеләр. “Халык санын алу” кампаниясе барышында да волонтерлар ярдәмгә килде,– ди Алсу. Яхшылык кыл да суга сал, дисәләр дә, ирекле ярдәм белән шөгыльләнүнең өстенлекле яклары да бар. Әйтик, укучылар зур чараларда катнашып, югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл җыю хокукына ия. Тәҗрибәң арткан саен “Волонтер кенәгәсе” алу мөмкинлегең арта. Аның өчен «dobro.ru» сайтына кереп теркәлергә генә кирәк. Сабада узган “ТИМЕРМАН” ярышлары, Казанда узган “Универсиада”, “Ворлдскиллс” һәм башка республикакүләм чаралар яшьләребезгә шундый өстенлекле баллар җыярга зур мөмкинлекләр бирде.

undefined

Районыбызда тагын бер игелекле волонтерлар төркемен - район мөхтәсибәте оештырган зур чараларда булышучыларны искә алмый булмый. Ел саен изге Рамазан аенда районыбызда үткәрелүче Зур ифтарны үткәрүгә 70ләп волонтер җәлеп ителә.

“Мөселман Сабантуе уздырганда, ифтарлар оештырганда, яшьләребез белән бергә, өйдә торчуы, пенсия яшендәге апаларга да мөрәҗәгать итәбез, берсүзсез риза булып киләләр. Быелгы ифтарда, мәсәлән, 1000 кешелек табын әзерләргә туры килде. Гомумән, нинди генә чаралар оештырылса да, алар безнең төп ярдәмчеләребез”,– ди район мөхтәсибе Айнур хәзрәт.

Бу көннәрдә республикада Иреклелек өлкәсендә (волонтерлык) “Игелекле Татарстан” премиясе конкурсы бара. Катнашучылар арасында Шәмәрдәннең “Яшьлек” яшьләр үзәге волонтерлары да бар. Анда райондашларыбызның хезмәте дә тиешенчә бәяләнер һәм аларны игелекле эшләргә тагын да рухландырыр, сафларын арттырыр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев