«Машук Кубогы»нда райондашыбыз Камилла Кәримуллина призлы урын яулады
Котлыйбыз!
11-15 сентябрьдә Пятигорск шәһәрендә «Машук кубогы» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышы узды. Турнир ике яшь категориясе: 6-12 яшьлек малайлар һәм кызлар, 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында узды. Турнирда Байлар Сабасыннан 7 яшь спортчы катнашты. Дүрт көнлек марафон нәтиҗәсендә Кыска нардларда Камилла Кәримуллина 3 урын яулады.
Котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм югары казанышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев