Медале кайтып җитте
Безнең геройлар
Газетабызда Олыяз авылынннан Идеал Шәвәли улы Дәүләтшин турында күләмле язма бирелгән иде инде. Ул махсус хәрби операция зонасында 2022 елдан хезмәт итә. Башта Донбасста сак хезмәтендә була. Аннары гаиләсендә белмәсеннәр өчен контракт нигезендә СВОга Мәскәү аша китә. Работино торак пункты янында Чечен отряды составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Чираттагы штурмга җибәрелгәч, каты яралана. Җәрәхәтләре төзәлгәч, миналаучы итеп билгеләнә. Бу – аеруча хәтәр хәрби хезмәт. Идеал Дәүләтшинга ике мина белән (25 килограмм) бер километрдан артык алга барырга, кире кайтырга кирәк була. Танкка каршы миналар кую өчен бирелгән боерыкны үтәгәндә өченче тапкыр яралана. Тәнен уннан артык ярчык тишеп керә. Госпитальдә озак дәвалана. Россия Президентының 31 май, 2024 ел Указы нигезендә II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ниһаять, бер елдан соң Дәүләт бүләге Олыязга кайтып җитте. Хәзерге вакытта Идеал Дәүләтшинга частенда сәламәтлегенең торышы буенча хәрби хезмәттән җибәрелү документлары әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев