Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәгариф профсоюзында хисап-сайлау җыелышы

Кичә Саба гимназиясенең актлар залында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Ю.П.Прохоров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров, профком рәисләре, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.

Профсоюз комитеты рәисе Шәмсевәлиева Айгөл Марат кызы биш еллык эшчәнлеге буенча  хисап тотты. Делегатлар профсоюз эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән актив чыгыш ясадылар.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының  эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды.

Конференция делегатлары бертавыштан район профсоюз оешмасы рәисе итеп яңадан Шәмсевәлиева Айгөл Марат кызын сайладылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев