Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция Кыш бабае юлга чыкты

"Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.

Татарстанда балигъ булмаганнарның  хокукларын һәм законлы  мәнфәгатьләрен   яклау, көнкүреш җинаятьчелеген, караучысыз  калган  балаларны  ачыклау буенча профилактика  эшен   яхшырту, социаль  яктан  кыен хәлдәге  гаиләләргә булышу, халыкның   хокук  саклау органнарына  ышаныч дәрәҗәсен   арттыру, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторларның,  участок вәкаләтлеләренең абруен   күтәрү максатында игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Акцияне үткәрүдә район полиция хезмәткәрләре тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде. Бүлектә хезмәт итүчеләр составыннан җыеп бирелгән акчага әзерләгән Яңа ел күчтәнәч-бүләкләрен 28 декабрьдә матди яктан аз тәэмин ителгән 12 гаиләдә  яшәүче 17 бала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев