Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика һөнәри конкурсы "Ел тәрбиячесе-2021" зона этабы

Саба районы Шәмәрдән 3нче номерлы  “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары педагоглары арасында республика һөнәри конкурсы “Ел тәрбиячесе-2021” зона этабы үткәрелде. Үзләренең һөнәри осталыкларын Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 15 тәрбияче күрсәтте.

Конкурс ике номинациядә уза: “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе”. Конкурсантлар балалар белән эшчәнлек күрсәттеләр, үзләренең  эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары конкурсантларның югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев