Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балыкчылары кабат Чулманны яулады

Боз астыннан балык тоту буенча 24 нче тапкыр үткәрелгән ярышта 100ләп балыкчы катнашты.

Саба балыкчыларының ярыш тарихы 1999 елга барып тоташа. Димәк, безнең 23 еллык тарихыбыз бар. Шушы чорда ел саен үткәрелгән җәйге һәм кышкы ярышларда меңләгән кеше катнашкан, димәк, алар буш вакытларын табигать кочагында, саф һавада үткәргән.Катнашучылар саны елдан ел күбәя, тапшырылган бүләкләр кыйммәтләнә. Иганәчеләр Мөнир Сафин, Нәкыя Вафина, Алмаз Мөхәмәтшин, Инсаф... бүләкләрен кызганмыйлар. Рәхмәт аларга. Балык Бистәсе, Балтачта урнашкан балык тоту кирәк-яраклары белән сату итүче кибетләр дә призларын юллаганнар иде. Балыкчылар арасында да ярышка үз өлешләрен кертүчеләр елдан ел күбәя. Илнар Сөнгатуллин, Фәнил Сираҗиев, Алмаз Вәлиуллин, Рәмзил Гатиятуллин шулар рәтендә.

24 нче тапкыр үткәрелүче боз астыннан балык тоту ярышы быел да Чулман елгасында узды. 100ләп балыкчы катнашкан бәйгенең нәтиҗәләре:

Иң зур балык номинациясе:

1 урын-Сабадан Рамил Галимуллин

Вакытка боз тишү:

1 урын –Сабадан Руслан Әхмәтшин

2 урын –Миңгәрдән Ришат Әхтәмов

3 урын –Туктардан Руслан Һидиятов

Пенсионерлар арасында боз тишү:

1 урын –Тенекидән Хәлим Габдрахманов

2 урын–Сабадан Әгъләм Кыямов

3 урын-Сабадан Газинур Вафин

Мотособакалар ярышы:

1 урын –Алфред Гасыймов

2 урын –Илнар Сөнгатуллин.

Иң яшь балыкчы Таһир Һидиятов һәм иң өлкән балыкчы Сабадан Наил абый да кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Ярышны оештыручы Хәниф Тимербаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев