Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләве
Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар!
Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар сәламлим һәм ихлас күңелдән татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәм. Һәркемнең күңеленә якын һәм кадерле бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Сабантуй сабан тәмамлануын билгеләп үтүдән тыш, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын һәм игенче хезмәтенә олы хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Әлеге бәйрәмне үткәрү безнең өчен зур җаваплылык һәм шул ук вакытта горурлык та. Сабан туеның истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы һәркемгә илһам бирер дип ышанам.
Без милли бәйрәмгә ел саен матур хезмәт күрсәткечләре белән киләбез. Кайсы тармакны алсак та, сөтчелекме, игенчелекме яки сәнгатьме-сәнәгатьме ул, күркәм уңышлары бар, республикада алдынгы урыннарда барабыз. Милли проектлар, Республика программалары торак пунктларның йөзен үзгәртә. Торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар төзелә, ял итү урыннары булдырыла, яңа сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Кыр батырларының, хезмәт алдынгыларының урыны – мәйдан түрендә. Олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга белдерәм. Сезнең эшләрегез белән без горурланып яшибез!
Сабантуй чын мәгънәсендә халык иҗаты чагылышы булган җыр-биюле киң мәйдан, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч уеннары белән яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җәлеп итә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелгән елда Сабантуе аеруча мөһим яңгыраш ала. Халык бәйрәмнәренең туган ил белән горурлану, Ватанга мәһәббәт хисләре тәрбияләү ягыннан әһәмияте тагын да арта. Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр, махсус хәрби операциянең тәмамлануы турында хәбәрләр алып килсен. Дәртле һәм күңелле Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын.
Һәммәгезгә дә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим! Барлык матур хыялларыгыз чынга ашсын. Сабантуйның кабатланмас рухы яхшы кәеф бүләк итсен, шатлык-сөенечләр китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев