Сабада гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары узды
Район яңалыклары

Сабада гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары узды

Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең 2021-2022 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 26 нчы ноябрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Арча, Алексеевск, Кукмара һәм Саба районнарыннан укучылар катнашты. Саба районы командасы уңышлы чыгыш ясап, командалар арасында 1 нче призлы урынга лаек булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев