Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар тел белгече һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Диктант язуда 245 кеше катнашты, шуларның 123 онлайн форматта язды. Диктант язу 4 аудиториядә барды. Иң өлкән катнашучылар: 7а нчы сыйныфы укучысы Сафин Исламның әбисе - 72 яшьлек Гөлфирә Исмәгыйлова һәм Илсинә Габдрахманованың әбисе -Рәмзия Галимова (71 яшь), 9 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Камилнең әбисе - Раилә Хуҗина (70 яшь). Иң яшь катнашучылар- мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары да диктант язуда зур активлык күрсәттеләр.
Әлеге акциядә катнашкан кунакларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган телебездә аралашыйк, аны саклыйк, яклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк.
дип мөрәҗәгать итте соңыннан мәктәп дирекциясе барлык катнашучыларга.


Нет комментариев