Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән урта мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте

Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән Шәмәрдән урта мәктәбенә 100 ел тулу тантанасына да күпләр сыйныфташларын күрү теләге белән килде

 

Тормыш сине нинди генә биеклекләргә күтәрсә дә, нинди генә абруйлы эштә эшләсәӊ дә, мәктәп еллары, классташлар, укытучылар һәркемнең исендә матур хатирәләр булып саклана. Мәктәп һәркем күңелендә тирән, дулкынландыргыч һәм онытылмас истәлекләр калдыра.

Еллар  үткән  саен  иң кадерле  яшьлек елларындагы сыйныфташларың ныграк  сагындыра. Очрашулар көтеп  яшисең. Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән  Шәмәрдән  урта мәктәбенә 100 ел тулу тантанасына  да  күпләр сыйныфташларын   күрү теләге белән   килде.  Коллектив бәйрәмгә  зурлап  әзерләнгән  иде.  Килүчеләрне мәктәпне тәмамлаган  елларыннан чыгып  аерым  төркемнәргә тупладылар.  Йөз еллык  тарихи юл үткән мәктәпнеӊ (лицей), укытучылар коллективыныӊ шатлыгын уртаклашкан Саба муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Шәмәрдән авыл  җирлеге    башлыгы Айдар Гәрәев  һәм башкалар үзләренеӊ чыгышларында белем  учагының  җәмгыятьтәге тоткан урыны, укытучыныӊ абруе, биредә белем  алган   күренекле  шәхесләр турында фикерләрен белдерделәр, киләчәктә  очрашулар  булганда да сагынып кайтырга  чакырдылар. 1969 елда Шәмәрдән мәктәбен тәмамлаган тарих  фәннәре  докторы,  профессор Дамир Исхаков  тарихыбызны саклау, барлау милләтебезнеӊ үсеше өчен гаять әһәмиятле икәнен билгеләп узды.

Лицей бинасы  алдында  узган тантанадан  соң бәйрәмгә  килүчеләр эчкә үттеләр. Шәмәрдән мәктәбенең  тарихына, бу җирлектә мәгарифнеӊ үсеш баскычларына күз салдылар. Музей  экспонатлары белән таныштылар.

Тулырак район газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X