Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Татавтодор» Кубогын Саба филиалы отты

Узган шимбәдә Арчада “Татавтодор”ның 9 филиалы катнашында “Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы үткәрелде.

Узган шимбәдә Арчада “Татавтодор”ның 9 филиалы катнашында “Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы үткәрелде. Юл төзүчеләр 5 номинациядә  көч сынаштылар. Гомуми исәптә командалар  арасында Саба  филиалы 1нче  урынга  лаек булды һәм зур  кубок белән  бүләкләнде. Шәхси зачетта Илнур Сабиров (“Газель”), Михаил Домолазов (мини үзтөягеч), Ленар Гайнетдинов, Олег Садовников (эшчеләр) составындагы команда “Автомобиль юлларын карау буенча иң яхшы бригада” номинациясендә –1нче, Фәнил Мансуров (“Вольво”), Эдуард Михеев (үзтөягеч) “Иң  яхшы автомобиль, үзтөягеч   йөртүче” номинациясендә, Инсаф  Хәсәнов (мастер), Фәндус Мәхмүтов, Роберт Заһидуллин, Ирек Җәләлиев, Илназ Шәкүров “Иң  яхшы  асфальт  салучы” номинациясендә,  Радик Григорьев, Зөлфәт Фәхретдинов, Зөлфия Галиева “Асфальт-бетон заводы” номинациясендә 2нче  урыннарны  алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев