Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тавыш бирү чиратларсыз уза

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза.

Районыбызда барлык 40 сайлау участогы да иртәнге сәгать 8дә  ачылды. Алдан тавыш бирү 25 июньдә башланганлыктан, аларда  чиратлар барлыкка  килмәде. Тавыш бирүне оештыруның  мөһим ягы да шул: участокларда вирус йоктыру очракларын булдырмаслык итеп әзерләнү иде. Бу  яктан районда  бөтен шартлар да тудырылган дип әйтә алабыз. Балалар  иҗат  үзәгендә урнашкан сайлау  участогында да төп тавыш бирү  көненә кадәр сайлаучыларның 80 проценты  үзенең гражданлык бурычын  үтәгән. “Әле  килергә  өлгермәгәннәрне дә  участокта  көтеп  калабыз. Тавыш бирү кичке 8гә кадәр дәвам итә”,– диде комиссия рәисе  Илнар Гайнуллин.

 Шулай ук Саба мәдәният  йортына  урнашкан  участокта теркәлгән 1343 сайлаучының  да 998е алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган  булып  чыкты.   Күзәтүчеләр  үз  урынында, тәртип бозу, шикаять белдерү очраклары  юк. Калганнар инде 1 июльнең эш  көне булмавыннан файдаланып, үзе теләгән вакытта тавыш бирә. “Алданмы, төп көндәме, һәркем Конституциягә төзәтмәләр кертүгә үз  фикерен белдерергә тиеш дип саныйм. Иң  мөһиме,   үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен чагылдыра. Безнең җәмгыятебез һәрчак  алгарыш,  алга  китеш  юлында булсын”,– диде тавыш бирергә 1 июльдә  килгән Розалия  Мөхәммәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X