Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тимершыкта Биктимеровларның нәсел очрашулары узды

Җәй- очрашулар чоры

 Шушы көннәрдә Тимершык авылыннан ерак түгел табигать кочагында урнашкан ял итү урынында  Биктимеровлар традицион нәсел очрашуы үткәрде.

Биктимер бабай балалары — авылда иң киң таралган нәсел, авылда барысы да диярлек үзара туган, кардәш, тырыш, акыллы, уңган, булдыклы, сәләтле кешеләр. Иң өлкән кеше Биктимерова Асия апа булса, иң яшь буын - нәсел дәвамчысы 40 көнлек Биктимеров Булат Ленур улы иде быел.

Очрашуга ямь өстәп Республикада танылган артист, барыбыз да хөрмәт иткән, сокланган Әсхәт Хисмәт катнашты. Шулай ук юмор остасы талантлы Җәвит Шакиров та бәйрәмгә ямь өстәде.

Бу очрашу Биктимеровларның кияүләре - махсус хәрби операциядә катнашучы Фиркать кайткан көннәргә туры килүе дә юкка түгел.

2025 елгы бу бәйрәмдә, нәселдә Ленур белән Илүзәнең уллары Булат туу да билгеләп үтелде.

Авылыбызда гореф-гадәтләрне саклаучы, нәсел җепләрен һәрчак шулай ныгытып, барлап торучылар күңелгә рәхәтлек бирә. Бу күркәм бәйрәм туганнар гына түгел, күршеләр, кода-кодагыйлар, дуслар өчен дә чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бердәмлек өлгесе, иҗади ял булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев