Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” штрафлыны ачыклый

Өченчекөн ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сатыш-Саба юлының 12нче километерында 16-18 сәгатьләрдә үткәргән “Тоннель” операциясе барышында, 100гә якын автомобиль туктатылып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 10 йөртүчегә беркетмә төзелде.

Шулай ук террорга  каршы  чаралар максатында  автомобильләрнең багажниклары тикшерелде.  Нигездә укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр, иминлек каешларын эләктермәүчеләр,  ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр  ачыкланды. Бер  йөртүчегә штрафын  вакытында түләмәгәне өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25нче  статьясы нигезендә  судта җавап тотарга туры  киләчәк. 

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев