Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төрмәдән коткаруга – өч миллион

Бу көннәрдә Саба районы судында мошенниклыкта гаепләнүче 1965 елгы Чәчәк Абдуллина белән 53 яшьлек Светлана Динмөхәммәтованың резонанс тудырган эше каралды. Алар алдан сөйләшеп, алдау юлы белән чит кешедән аеруча зур суммада акча алганнары өчен җавап тоттылар. Әлеге җинаять эше буенча тупланган материаллар кирпеч калынлыгындагы дүрт томга теркәлгән. Шулай булмыйча, алдакчылык итү шактый озак – 2018 елның ноябреннән 2019 елның маена кадәр дәвам иткән.

Мошенниклар арасында итагатьле, ягымлы, укымышлы һәм дә башка күп кенә уңай сыйфатларга ия шома бәндәләр була. Ипләп-җайлап кына бәлагә юлыккан беркатлы адәм баласының күңеленә ачкыч таба да кесәсенә керә алар. Шундыйларның тозагына  җинаять эшләгән  улына  нык борчылып җәза   көткән Хәмисова да (фамилиясе  үзгәртелде) каба. Ноябрь аенда  аның  янына арадашчы ролендәге Н.  килә һәм улының проблемасын хәл итәргә әзер торган  кешеләр турында  мәгълүматы барлыгын әйтә. Моның  өчен аңа шундый-шундый номерга шалтыратырга  кирәк  икән. Нәрсәгәдер өметләнгән Хәмисова шулай эшли дә. Телефонның  теге башындагы кеше үзен “Гуля” дип таныштыра һәм Хәмисовны төрмәгә  утырудан  коткарып  калу  мөмкинлеге барлыгы турында әйтә. Моның өчен улыннан беренче сорау алу беркетмәсен һәм 50 мең  сум  акча сорый. “Гуля” күрсәтмәсе буенча Хәмисова акчаны һәм беркетмәне  2018  елның 17 ноябрендә Саба  универмагы  каршына  килеп  туктаган автомобильнең алгы утыргычына  куя. Нибары 50 меңгә йөрәгеңне изеп торган проблемаңны хәл итсеннәр әле, бу бит кеше  ышанмаслык хәл.

  Әмма берничә көннән  “Гуля” тагын шалтырата һәм Хәмисовка карата кузгатылган җинаять эшенең катлаулы икәнлеген, Эчке эшләр министрлыгы контролендә торуын хәбәр итә һәм акчаны 1,5 миллион сум күләмендә сорый,  аннары бәяне 2 миллионга (!)  кадәр күтәрә. Улы өчен бик нык борчылган ана, нишләсең, риза була, соралган  акчаны җыюда аңа туганнары да булыша, банктан кредит та алырга туры килә. Бу юлы акчаны тапшыру  урыны итеп  Арчадагы иске немец  зираты  сайлана. Дәвам итик. Газета  укучыга бу очракта җинаятьчене  акча белән чәнечкеле тимер  чыбык  артына озатылудан  йолып калып булмаячагы аңлашылгандыр  дип  уйлыйк.   Әмма ана кешенең  моңа  өметләнүдән туктамаячагын  яхшы белән мошенниклар Хәмисовадан тагын 1 миллион  сум акча таләп итәләр. Бу юлы тиешле сумманы каенана тиешле кеше җыеп бирә. Акчаны  алырга дип,  алдан   сөйләшенгәнчә,  Сабадагы чәчәк  кибете  каршына  шул  ук  “Мазда”  автомобиле килә. Машинада аның өчен  кнопкалы иске  телефон һәм 3 сим-карта  салынган пакет та  була. Хәмисова моннан соң элемтәнең бары тик шул  телефоннан  гына тотылачагы турында  алдан   ук  кисәтелә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев