Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга шәхси өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба «Мелиорация» күчмә механикалаштырылган колоннасы җәмгыяте генераль директоры Расил Васил улы Габдрахманов; «159 нчы күчмә механикалаштырылган колонна» җәмгыяте директоры Илнар Фәргать улы Нәбиуллин; Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә шәхси өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыяте баш бухгалтеры Чулпан Нурихан кызы Мөхәммәтҗанова Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле хезмәте өчен «Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альмир Рәзит улы Шәйхетдинов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең «Сабагаз» эксплутация-җитештерү идарәсенең газ җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесарьләре Илнар Нәзир улы Сәфәров; Делюс Илдус улы Гыймаев Россия Федерациясе Энергетика Министрлыгының Мактау грамотасы; газ хезмәтендә авария-төзекләндерү эшләре слесаре Райнур Тимершәех улы Исмәгыйлов; хисап-контроль төркеме бухгалтеры Лилия Фәнил кызы Мөхетдинова «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең Мактау грамотасы; Шәмәрдән бүлекчәсенең газ җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау слесаре Рөстәм Әмин улы Зыятдинов «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең Рәхмәт хаты; авария-диспетчерлык хезмәте башлыгы Сәйдәш Ринат улы Вилданов Татарстан Республикасы Икътисад Министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен хезмәт биналарын җыештыручы Гөлфия Габделфәрит кызы Нигъмәтҗанова; укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Шәмәрдән “Үсеш” лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Фәргать кызы Корбанова; Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы Рәфига Рәшид кызы Шакирова; Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Сөнгатулла кызы Хәлилова; Иске Икшермә "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Нәсимә Зөфәр кызы Йосыпова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр


Нет комментариев