Умарта оялары исәптә булачак
Билгеле булганча, 2024 елның 1 мартыннан Россиядә бал кортлары семьяларын мәҗбүри маркировкалау тәртибе кертелгән иде.
Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермерларга да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да кагыла. Инде быел 1 сентябрьгә кадәр умартачылар корт ояларын теркәргә һәм аларны Россельхознадзорның «Хорриот» исәпкә алу системасына кертергә тиеш.
Бу таләп ни өчен кертелә һәм ул нәрсә бирә? Әлеге сорау белән район ветеринария берләшмәсе начальнигы Зөлфәт Ганиевка мөрәҗәгать иттек.
–Умарталарны исәпкә алу Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары (05.04.2023 №550) һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы (03.11.2023 № 832), терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алуның ветеринария кагыйдәләре белән җайга салына, – диде Зөлфәт Рифкать улы. – Үз көченә кергән яңа карар нигезендә, агымдагы елның 1 сентябренә кадәр барлык бал кортлары хуҗаларына үз бөҗәкләрен мәҗбүри маркировкалау процедурасын узарга кирәк. Бу барлык категория умартачыларга да – зур булмаган шәхси хуҗалыклардан алып, эре фермерлык предприятиеләренә кадәр кагыла.
Яңалыкның максаты – тармакның үтә күренмәлелеген арттыру, ветеринария контролен яхшырту һәм умартачылык продуктларының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Маркировка продукциянең килеп чыгышын оператив күзәтергә һәм бал кортлары гаиләләре арасында авыруларның таралуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Теркәлү мәҗбүри. Ул кортларның сәламәтлеге, эпидемиядән саклану, балның сыйфатын яхшырту өчен дә кирәк. Умартачылар өчен яңа салымнар кертү планлаштырылмый, бу исәпкә алу бары тик ветеринария контроле максатларында гына кулланылачак. Һәр умарта оясын маркировкаларга кирәк. Бал кортлары күчереп утыртылган, умарта аерылган очракта эш 14 көн эчендә башкарылырга тиеш.
Системада теркәлгәч, исәпкә алынган умарталарның кайда икәнлеген белеп торачаклар. Әйтик, кемдер урманга урнаштыра, бу хакта белүче булмый, ә агу сипкәндә, бал кортлары зыян күрергә мөмкин. Кортлар агуланган очракта да, судка мөрәҗәгать иткәндә, моны раслатыр өчен, умарталык паспортың һәм шулай ук «Хорриот» системасына теркәлгән булуың кирәк.
Ветеринария табиблары умарталыкларда бөҗәкләрдә йогышлы һәм паразитар авырулар булу-булмавына тикшеренүләр үткәрә. Мәгълүматлар ветеринария-санитария паспортларына кертелә. Тикшеренүләр дәүләт тарафыннан расланган эпизоотиягә каршы чараларның еллык планнары нигезендә үткәрелә.
Процедура гади һәм умарталарның һәр хуҗасы файдалана ала. Аны узу өчен Саба районы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәркемгә тәфсилле консультация биреләчәк һәм кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтеләчәк. Карар таләпләрен үтәү хуҗалыкны алга таба алып баруның мәҗбүри шарты булып тора.
Районда эш тәмамланып килә. Барлыгы 2209 умарта оясына маркировка ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев