Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лесхозда журналистлар өчен пресс-тур үткәрде

Быел Саба урман хуҗалыгы мәйданнарында 1100 гектарда агач утыртылачак

 

  Татарстанда Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләренең еллык хезмәт нәтиҗәләренә багышлап массакүләм мәгълүмат  чаралары  вәкилләре белән очрашулар, матбугат конференцияләре уздыруы матур  традициягә керде. Бу – бик кирәкле  чара.  Беренчедән,  Россиядә 2019 елдан урманнарга да турыдан-туры  кагылышлы “Экология”  милли проекты гамәлгә ашырыла. Халык   яшел хәзинәбезне саклау һәм торгызу  максатында  башкарылган эшләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Ә хәбәрдарлык – иң көчле корал.

  Агымдагы  атна башында республика урман хуҗалыгы  министры  урынбасары Рәис  Гомәров орлыкчылык-селекция  үзәгендә журналистлар  өчен  үткәргән пресс-тур да шушы  максатны   күздә тотты. Һәрнәрсәнең башы орлыктан башлана. Урман да шулай. Табигый рәвештә җиргә коелган нарат-чыршы  күркәсеннән,  каен-усак бөресеннән үскән агачларның тәртибе юк. Лесхоздагы селекция үзәге урманны алдан планлаштырып торгызырга мөмкинлек бирә. Журналистларны иң элек орлыкчылык технологиясе, ябык  тамыр системасы белән  кәлшә үстерү өчен кассеталар әзерләү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Тулысынча автоматлаштырылган конвейерны  эшләтеп  тә  күрсәттеләр. Катлаулы хезмәт процессы белән урман хуҗалыгы директоры  Илһам Рәхмәтуллин, үзәк начальнигы  Азат   Зиннәтуллин таныштырды. Лаборатория мөдире Наил Ханов микроклональ вегетатив  үрчетү юлы белән  яңа  агач  сортлары  китереп 

чыгару эше турында  сөйләде.

  Рәис  Гомәров журналистлар белән әңгәмәсендә әйткәнчә, “Урманнарны саклау” федераль проектының “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында 2019 елдан алып республикада 18 мең гектардан артыграк мәйданда урман утыртылган. “Төбәк проектында “Урман торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп алынган һәм юкка  чыккан урман утыртмалары мәйданына нисбәте” дигән  индикатор бар.  Бу  – бик  мөһим  күрсәткеч. Ягъни берне  киссәң, икене  утырт дигәнне аңлата. Республика әлеге нисбәт күптән 100 проценттан  артты.

Быел республика  урманчылары  20,4  тонна  агач орлыклары ќыячак, питомникларда 30,8 миллион данђ кђлшђ њстерелђчђк.

Тулырак "Саба таннары" газетасында  укыгыз:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев