Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар командалары арасында мини-футбол чемпионаты тәмамланды

17нче февральдә авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 8 команда катнашты, ә бу 80нән артык катнашучы.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миңнеханов катнашты.

Командаларны бүләкләү нәтиҗәләре:

1 урын - "ОЛИМП" командасы;

2 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы;

3 урын - "ШЛПУМГ" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Сафиуллин Раил "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Гумеров Ленар "ОЛИМП" командасы бүләкләнде;

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Хасанов Айдар "ШЛПУМГ" командасы бүләкләнде;
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Ишниязов Марат "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев