Халыкның медицина ярдәме  күрсәтүдән канәгатьлеге “4”ле билгесе  белән бәяләнә
Район яңалыклары

Халыкның медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлеге “4”ле билгесе белән бәяләнә

Бүген хакимият бинасында медицина хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы узды. Район үзәк хастаханәсе коллективы 2025 елдагы эшчәнлеге белән баш табиб Марат Йосыпов таныштырды.

Бүген хакимият бинасында медицина хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы узды. Район үзәк хастаханәсе коллективы 2025 елдагы эшчәнлеге  белән баш табиб Марат Йосыпов таныштырды.  

  Аның чыгышында әйтелгәнчә, медицина учреждениесе  хисап  чорында “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын  модернизацияләү”, “Авыл территорияләренең заманча  йөзе”, “Экстрен медицина  ярдәмен  камилләштерү”, “Һәркемгә – сәламәтлек”, “Йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларына, гепатитка, шикәр диабетына   каршы   көрәш федераль проектларын эченә алган “Дәвамлы һәм  актив  тормыш” һәм “Гаилә” милли проектларын тормышка  ашырган. Халыкның аерым группаларын диспансерлаштыру  планы –14, өлкәннәрне профилактик  медицина тикшерүләре 4 процентка үтәлгән. Поликлиника 176674 кешене кабул иткән, кичен өенә кайтарып җибәрмичә – 5188, көндезге стационарда 2319 кеше дәваланган. Тикшерүләр вакытында шикәр чире –190, преддиабет –128,  рак 130 кешедә табылган. Миокард инфаркты диагнозы 47 пациентка  куелган. Баш мие  кан әйләнеше кискен бозылган 84 кеше вакытында  Арчага  җибәрелгән.

Җыелышта быел Саба кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгенең файдалануга тапшырылачагы турында  әйтелде. Әлеге учреждениенең ачылуы инсульт кичерүчеләргә ашыгыч  ярдәмнең тагын да оперативрак күрсәтеләчәгенә зур өметләр  уята.

Республиканың  сәламәтлек  саклау министры  урынбасары Елена  Демьянова чыгышында хастаханә эшчәнлегенә нигездә  уңай бәя бирелде.

«Беренчедән, Саба  муниципаль районы хакимиятенең сәламәтлек саклауны үстерүгә күрсәткән зур игътибарын, чын мәгънәсендә кайгыртучан һәм җентекле мөнәсәбәтен билгеләп үтми мөмкин түгел. Район халкы Казан шәһәренең зур клиникаларындагы кебек үк стандартлар буенча медицина ярдәме алсын өчен барысы да эшләнә.

Районда медицина өзлексез үсештә: урология, травматология, отоларингология өлкәләрендә яңа технологияләр кертелә. Моннан тыш, якын арада беренчел кан тамырлары үзәген ачу планлаштырыла. Бу, инсульт кебек катлаулы һәм кискен авырулар вакытында,  район халкына медицина ярдәмен мөмкин кадәр тиз һәм якын арада алу мөмкинлеге бирәчәк.

Тагын бер мөһим юнәлеш — авыл җирлекләренә игътибар. Районда авыллар, бистәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Миңа Тимершык һәм Сатыш авыл җирлекләрендә булырга туры килде, һәм анда эшнең оештырылуы да, урта медицина хезмәткәрләренең квалификациясе дә югары дәрәҗәдә икәнен күрдем.  Хәзерге вакытта кайбер бурычлар бар, аларны Саба үзәк район хастаханәсе генә хәл итә алмый. Иң мөһиме — халыкның профилактик чараларга карата җаваплылыгы һәм активлыгы. Бүген профилактика, актив озын гомер — сәламәтлек саклауның иң мөһим юнәлешләренең берсе.

Шуңа күрә сезне үзәк  хастаханә яки фельдшер-акушерлык пункты чакыра икән — моны игътибарсыз калдырмагыз, вакытында мөрәҗәгать итегез. Тагын бер мөһим юнәлеш — медицина агарту эше. Һәр кеше инсульт, инфаркт  кебек  җитди авыруларның беренче билгеләрен белергә һәм үз хәленә дә, якыннарының хәленә дә вакытында игътибар итәргә тиеш»,– диде министр  урынбасары.

Киңәшмәне район  башлыгы Рәис Миңнеханов  йомгаклады. “Эшне иң гади, төп сораулардан башларга кирәк: ни өчен бу хәл килеп чыккан, авыру каян барлыкка килә һәм аны ничек дәваларга. Проблема шунда: без еш кына авыруларны вакытында ачыкламыйбыз. Күп кешеләр тикшерү узмый, шуңа күрә чир соң стадиядә генә билгеле була. Бүген ир-атларның да, хатын-кызларның да сәламәтлек проблемалары күп, шуңа күрә безгә катгыйрак эш итәргә кирәк: кеше авырып киткәнен көтмичә, профилактика белән шөгыльләнергә.

Күпчелек авырулар сизелмичә уза. Әгәр аларны вакытында ачыкламасаң, дәвалау катлаулы һәм кыйммәткә төшә. Шул ук вакытта хәтта гади кан анализлары да һәрвакыт кулланылмый. Кешеләр тикшерүне кыйммәт дип санап, аны кичектерә, әмма бу соңыннан дәвалау чыгымнары белән чагыштырганда бик кечкенә.

Кызганычка каршы, без еш кына хәл бик авырлашкач кына табибка мөрәҗәгать итәбез. Бигрәк тә 40–60 яшьлекләр арасында югалтулар күп. Профилактиканы иртә яшьтән башларга кирәк. Балаларда дөрес яшәү рәвеше формалаштыру, сәламәтлекнең әһәмиятен аңлату бик мөһим. Бүген күп яшьләр сәламәтлек проблемалары белән очраша – бу дөрес булмаган яшәү рәвеше, туклану, гормональ препаратларны контрольсез куллану белән бәйле.

Бу очракта безнең дә җаваплылык бар – аңлату эшләре җитми, профилактика зәгыйфь. Шуңа күрә эшне камилләштерергә, халыкка мәгълүмат бирүне көчәйтергә кирәк.

Безнең бурыч – кешегә ярдәмне вакытында һәм тиз күрсәтү, сәламәтлек саклау системасын авыруларны кисәтүгә юнәлтү”,–диде  ул.

 


Нет комментариев