Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Җырлап яшик туган илебездә"

Кичә Түбән Утар авыл клубында "Җырлап яшик туган илебездә" дип исемләнгән концерт программасы белән Сәрдә авыл клубы үзешчәннәре кунак булды. Концерт программасы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Бу кичтә тамашачылар кызыклы театраль номерларга, төрле стильләрдәге биюләргә тамаша кылды, берсеннән берсе матур эстрада һәм татар халык җырларын ишетте.

Һәр концерт номеры тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителеп барды, залда һәм сәхнәдә күңелле атмосфера хөкем сөрде. Концерт тәмамлангач Түбән Утар авыл клубы мөдире Сәрдә авыл клубы үзешчәннәренә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдереп иҗади уңышлар теләде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев