Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Зилә Вәлиева: Татарстан бик күп өлкәләрдә алдынгы төбәк булып тора

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, Татарстан алдынгы төбәкләрнең берсе.

Зилә Вәлиева: Татарстан бик күп өлкәләрдә алдынгы төбәк булып тора

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Заманалар җиңел түгел. Бүген зур, уңышлы эшлә алып барыла. Авыр шартларда да, республикабызның күрсәткечләре югары. Икътисад, төзелеш, мәгърифәт, сәламәтлекне саклау өлкәләрен алсаң да, Россиядә беренчеләрдән булып барабыз. Шул исәптән, беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр белән тыгыз элемтәдә булып, аларга ярдәм итеп, гаиләләренә таяныч булып торабыз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасына күтәренке күңел, зур ышаныч белән килүен әйтте. «Чөнки сайлауларда шундый күрсәткечләр булды - ул Рәисебез - Рөстәм Нургалиевичка халык никадәр ышанганы, никадәр бердәм булуын күрсәтә. Чөнки ул, чыннан да, эш белән күрсәтә ала торган шәхесебез, җитәкчебез. Күп сөйләп тормый», - диде Зилә Вәлиева.

«Рөстәм Нургалиевич юлламаларында да: «Халык белән бергә, халыкны ишетеп эшләргә тиешбез», - дигән фикерне кабатлый. Бүгенге нәтиҗәләрдән чыгып караганда, халык та аны никадәр аңлавын, хуплавын күрәбез», - диде ул.

Зилә Вәлиева шушы темпларны югалтмыйча алга таба да эшләргә язсын дип теләде. «Моның өчен бердәмлек кирәк. Шушы вакытта Россиянең республика көчен берникадәр киметмичә алга барыр өчен көрәшкән чакта әнә шулай ике юнәлешне дә берьюлы алып барырга кирәк. Кеше шундый ышанычлы җитәкчеләргә таянырга тели», - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zila-valieva-tatarstan-bik-kup-olkalarda-aldyngy-tobak-bulyp-tora-5911254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев