Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Спорт судьяларга да хас

Судьялар дигәч тә, аларны тимер читлек куелган залларда хөкем карары гына чыгаручы кырыс закон вәкилләре дип уйлый күрмәгез. Үзләре гадәти тормышта беркемнән дә аерылып тормыйлар, башкалар йөргән юлдан йөриләр, ял вакытларын да матур оештыра беләләр. Әйтик, узган шимбәдә республика судлары, суд берләшмәләре хезмәткәрләре Сабага килеп, өстәл теннисы турниры үткәрделәр. “Саба Арена” спорт залында ул көнне 14 районнан килгән 44 кеше спортта осталыгын күрсәтте.

Ярышта катнашучыларны турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гилазов,  Татарстан суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, судьялар  советы рәисе Айдар Галиәкбәров, башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Марат Кәримов,  Юстиция  министры  урынбасары Надежда Рагозина сәламләде.

“Суд системасы республиканың җәмәгать, спорт-мәдәни тормышында  актив  катнаша. Ел  саен,традициягә  кергәнчә,  үзләренең мөмкинлекләрен  күрсәтә  алсыннар өчен берәр  районга барып чаңгы ярышлары,  футбол, бильярд уеннары үткәрәбез. Үзешчән сәнгатьтә катнашабыз. Быел, мәсәлән, Сабада өстәл теннисы буенча турнир оештырылды. Суд системасы хезмәткәрләрен кунакчыл каршылау турында  кайгыртканнары өчен Саба районы хакимиятенә, аерым алганда, Рәис  Нургалиевичка зур рәхмәт белдерәбез. Мондагы  кебек  спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган  шартлар бар  районнарда  да юк әле. Шулай ук  судлар эшчәнлеген яктырткан газета-журналлар да  чыгарабыз, мәктәпләрдә ачык хокук дәресләре үткәрелә.  Болардан  тыш елга ике тапкыр  агачлар утыртуга бердәм  чыгабыз. Шуның  чагылышы буларак  Биектауда  гадел хокук аллеясе дә барлыкка  килде. Гомумән, судьялар сәламәт  яшәү рәвеше  яклы”,– диде  Илгиз Гилазов  журналистлар белән  әңгәмәсендә.

Ярышларны оештыручылар район судында булып, гадел  хөкем  йортындагы төзекләндерү эшенең барышы белән таныштылар. Илгиз Гилазов  ремонтның сыйфатына, заманча  материлалар  кулланылуына югары бәя бирде. Төзекләндерүче  подрядчы оешма – “159нчы ПМК” җәмгыяте җитәкчесе Илнар Нәбиуллинга  Югары  судның һәм Суд департаментының  Рәхмәт хатын тапшырды.

Турнир  истәлеге итеп бина территориясенә яшел чыршы агачлары да утыртылды. Аннары республика суд системасы  җитәкчеләре Лесхоз урта мәктәбендә II-XI сыйныфлар белән  ачык  дәрес  үткәрделәр.  Очрашу укучыларда зур  кызыксыну уятты һәм  алар “Судьяга мантия белән   чүкеч ни өчен  кирәк?” “Ябык   суд  утырышы ачыгыннан кайсы ягы белән аерыла?” “Иң  истә  калган утырышыгыз” дигән  сорауларга җавап та эзләделәр. Илгиз Гилазов укучыларның юридик белемнәрен  киңәйтеп, биш мең  кеше  катнашында үткәрелгән ачык  суд  утырышының иң катлаулы процесс булуын үзеннән мисал итеп  китерде.

  Спорт бәйгесенә әйләнеп  кайтсак, ул ике этапта үтте. Беренчесе – команда (2 ир-егетләр, 1 хатын-кыз) белән һәм катнаш парлар, икенче этап – ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси ярышлар. Көчләре тигез диярлек булуы  сәбәпле, күпчелек көндәшләр  арасында  өчәр  уен  үткәрелде.  Алабуга шәһәренең 4нче суд участогы җәмәгать судьясы  Ринат Рәхимов кына  профессионал  дәрәҗәдә спортчы булып  чыкты. Ягъни исәп һәрвакыт аның  файдасына 2:0 булды, ул беркемгә дә өченче тапкыр уйнау мөмкинлеге калдырмады. Минзәлә районы судының отставкадагы рәисе Фәния Григорьева белән  парлы  уенда  да җиңү  яулады. Команда  зачетында алар икесе Арча район суды рәисе Марс Миндубаев белән  берләшеп  1нче  урынны  алдылар.

Сабалар да сынатмады. Район  суды  администраторы  Рәдис Хәлимов (фотода),  сәркатибе  Илзирә Салихова, баш белгеч Айнур  Мостафин команда зачетында  әлмәтлеләр белән 3нче призлы  урынны  бүлештеләр. 

Һәрвакыттагыча, ярышлар тәмамлангач, тантаналы шартларда җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучылар бүләкләнде. Кубокларны Айдар Галиәкбәров тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев