Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәресләрдән соң – мәктәптә

Бүген район укытучыларының традицион август киңәшмәсе үтә. Мәгариф хезмәткәрләре 2011-2012 уку елына нәтижәләр ясыйлар, килеп туган проблемаларны билгеләп үтәләр, киләсе уку елына бурычлар куела.

Район мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе "Гомуми һәм өстәмә белем бирүнең бербөтенлеге - белем һәм тәрбия бирүнең алшарты" темасы астында уза. Газета укучыларыбыз игътибарына шушы көн тәртибе буенча район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров докладының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.

Агымдагы елның 18 августында мәгариф хезмәткәрләренең Мамадышта үткән республика киңәшмәсе «Дәресләрдән соң - мәктәптә» дигән баш астында узды. Киңәшмәдә белем сыйфаты белән идарә итү шартларында гомуми һәм өстәмә белем бирүнең бербөтен системасы буенча зур сөйләшү алып барылды. "Мәктәпләр дәресләрдән соң да тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә, анда укучыларның интеллектуаль үсешенә нигез бирүче төрле түгәрәкләр оештырылырга тиеш. Балалар һәм үсмерләрнең дәресләрдән соң да мәшгульлеген тәэмин итәргә кирәк",- дип белдерде мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов. Шул максатта ул республикада "Дәресләрдән соң - мәктәптә" дигән проект тормышка ашырыла башлавын билгеләп үтте.

Бүгенге тормышыбыз яңарыш, кискен борылышлар һәм тирән икътисади кризислар чорын кичерүгә карамастан, җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен ныгыту, икътисад, фән-техника алгарышын шәхес ихтыяҗларын канәгатьләндерергә юнәлтү, яңа шартларда үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү, шуның белән бергә туган телебезне саклау һәм үстерү мәсьәләсе һәрвакытта да актуаль булып тора һәм ул - заман таләбе. Куелган максатларны тормышка ашыруда мәгариф учреждениеләрендә норматив-хокукый базаның үтәлешенә, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең ролен һәм җаваплылыгын арттыруга аеруча нык игътибар бирелә.

(Дәвамын газета битләрендә укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев