Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инсульт булдырмас өчен кан басымын контрольдә тотырга кирәк

Инсульт - бүгенге заманның иң җитди проблемаларыннан берсе. Статистика аяусыз: 55 яшьтән узган һәр биш кешенең берсе инсульт кичерә.

Баш миенә кан сауган һәр ике кешенең берсе үлә. Исән калганнарның да бик азы гына тулы канлы тормышка кайта, күбесе инвалид булып кала. Әгәр статистикага ышансаң, инсульт күпчелек очракта хөкем карары булып яңгырый.
Кешеләрнең шушы мәкерле авыруга карашы гаҗәпкә калдырырлык. Алар әллә ниткән экзотик чирләрне дәвалау профилактикасы белән матавыкланалар, хәтта гомердә булмаган авырулардан үлеп китүдән куркалар, ә инсульт куркынычы турында уйлап та карамыйлар. Бу феномен аңлашылып җитми. Мөгаен, күпләр бу проблема үзләренә кагылмас дип уйлый торгандыр. Яхшыга өметләнү бик әйбәт, билгеле. Әмма бу ышаныч реаль гамәлләр белән ныгытылса, тагын да шәбрәк.
Инсульт профилактикасы баш миендә кан әйләнешен нормаль, сәламәт хәлдә тотудан гыйбарәт. Моңа ничек ирешергә? Беренче чиратта кан басымын даими контрольдә тотып, даруларны вакытында эчеп. Гипертония инсультны китереп чыгаручы төп фактор икәнен онытырга ярамый. Шулай ук эмоциональ халәтне дәконтрольдә тоту мөһим. Стресслардан качарга, урынсыз шикләнүләр белән нервларны бетермәскә кирәк.
2014 елда районда 17 кеше инсульттан, 127 кеше йөрәк авыруыннан, 16 кеше йөрәкнең кискен җитешсезлегеннән үлде.
Нормаль йокы, организмда матдәләр алмашын яхшырту, дөрес туклану, менюга майлы, тозлы, ысланган, кыздырылган ризыкларны кертмәү, иммунитетны нормаль хәлдә тоту, витаминнар кабул итү, спорт белән шөгыльләнү, алкогольдән, тәмәкедән баш тарту, авырлыкны контрольдә тоту, кара чәйне һәм кофены яшел, үлән чәйләренә алыштыру шулай ук инсульт куркынычын киметә. Ә менә бернинди көч куймыйча гына терелтә торган даруларга ышанмавың хәерле. Могҗизалар юк, яшәү рәвешен үзгәртү максатында күрелә торган эзлекле чаралар гына тиешле нәтиҗәләргә китерә. Әмма симез, хәлсез, йөрәк авыртулы кешеләргә спорт белән сак шөгыльләнергә кирәк. Беренче айларда йөгерү күбрәк җәяү йөрү белән алыштырыла. Физик активлык авырлыкның кимүенә, кан басымының нормальләшүенә, матдәләр алмашының, йокының яхшыруына, кәефнең күтәрелүенә китерә. Инсульт профилактикасы өчен менә шулар мөһим дә инде.
Роза Нурмиева,
участок терапевты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев