Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Эт-мәчеләр үрчемәсен, дисәк

"Нишләп Сабада мәчеләрне стерилизовать итмиләр икән?" Быел Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыенында катнашучылар җитәкчеләргә әнә шундый сорауны да биргәннәр иде.

Ул вакытта әлеге үтенечкә җавап итеп район берләшмәсе бинасында ремонт баруы, эш төгәлләнгәч, лабораториядә бүлмә җайланачагы, шул ук вакыт- та эт-мәче алып килүче беркемне дә кире борып җибәрмәүләре әйтелде.
Гомумән, хуҗасыз хайваннар проб­лемасы яшәп килә һәм урамнарда, торак пунктлар чикләрендә өерелеп йөргән этләр күпләрне борчый. Сабалылар 2014 елда үткәрелгән җыенда да Дальний урамында күп катлы яңа йорт салганда үрчегән этләрнең кешегә ташланулары ихтималына карата борчылуын белдерде. Ул вакытта да йорт тирәсендәге хайваннарның санын җайга салу юлы аларны стерильләштерү икәнлеге аңлатылды.

Хуҗасыз хайваннарның кешегә ташланулары мәсьәләсенә килгәндә, андый хәлләр, чыннан да, булып тора. "Санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге"нең Саба филиалы табибы-эпидемиологы ярдәмчесе Гөлназ Фатыйхова әйтүенчә, быел кыргый һәм йорт хайваннары тешләгән 151 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 9ын - үз мәчеләре, 18ен - йорт этләре, 11ен хуҗасыз эт-мәче тешләгән. Иң борчыганы шул: Казанга анализга җибәрелгән 2 хуҗалы этнең һәм 5 мәченең баш миендә котыру авыруы китереп чыгара торган вируслар табылган. "Бу хайваннар тешләгән кешеләр барысы да котыру чиренә каршы вакытында прививка алды. Күренгәнчә, эт-мәче тешләү очраклары күп һәм зыян күрүчеләрнең ашыгыч рәвештә табибка килүләре кирәк. Ярдәм 48 сәгать эчендә күрсәтелмәсә, кешене үлемнән алып калып булмый", -ди Гөлназ Фатыйхова.

Хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыруның бер чарасы - стерильләштерү. "Бинада ремонт булу сәбәпле, бу эш башланып китә алмаган иде. Хәзер стерильләштерү хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнәчәкбез. Ә котыру чире булмаган хайваннарны ату тыелган",- диде ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Шәйхуллин.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең боерыгында язылганча (2015 ел, 6 май, №174), этләрне стерильләштерү һәм печү буенча хезмәт айга бер тапкыр түләүсез күрсәтелергә тиеш. Хуҗасыз хайваннар тупланган урыннар турында Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгына яки хайваннарга контрольлек итү үзәгенә (8(843) 296-75-45) хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X