Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

САЛЫМНАР ТҮЛӘР ЧАК

Узган атнаның 21-22 сен­тябрь көннәрендә Фе­дераль салым хезмә­тенең районара инспекциясендә физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрелде.

Әлеге чара район халкын милек һәм җир салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибенә җәлеп итү мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук гражданнарны "Салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика") электрон онлайн-сервисына кагылышлы консультацияләр бирү дә бурыч итеп куелган иде.

Мәгълүм булганча, физик затлар 1 ноябрьгә кадәр транспорт, милек, җир салымнарын түләп бетерергә тиеш. Әлегә исә 21 сентябрьгә үтәлеш 40 процент кына булган. "Бу, әлбәттә, бик аз. Салым түләүчеләрнең шактые ахыргы көне килеп җитә башлагач кына инспекциядән җибәрелгән хатлар турында исенә төшерә. Ә 1 ноябрьдән соң түләүчеләргә инде пеня исәпләнә башлый. Шуңа күрә вакытны сузарга ярамый. Кайберәүләр салым түләү кәгазьләрен югалта. Алар безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Салым түләү кәгазьләренең яңаларын чыгарып бирәбез, бернинди проблема булмаячак. Быел салым ставкалары нигездә элеккечә диярлек калды. Җир кишәрлекләренең кадастр бәясе үзгәргәнлектән, җир салымы суммалары гына артты",- дип аңлатты камераль тикшерүләр бү­леге начальнигы Эльвира Фаз­лыева.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев