8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава шартлары бозылачагы фаразлана.
Синоптиклар Татарстанда һәм Казанда 8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава торышы бозылачагы турында кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Төнлә Казанда көчле кар явачак. Юлларда кар көртләре булыр, дип фаразлана.
Нет комментариев