Татарстанда көн буранлы булачак
Һава торышы

Татарстанда көн буранлы булачак

Көндезге температура -9 градуска кадәр җитә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 9 гыйнварда болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында кар явачак. Урыны белән буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда – -4..-9, Казанда -4..-6 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев