Татарстанда яшен вакытында җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитүе ихтимал
Иртәгә көн дәвамында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачагы фаразлана.
Төнлә һәм иртән 9 августта Татарстанда яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Көн дәвамында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр булачак дип фаразлана.
Фото: https://pixabay.com | tweemr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев