Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Май канаты – буыннарны тоташтыручы

Сагынып, зарыгып көткән ял көне җитте. Керфекләремне кытыклаган кояш нурларына түзә алмыйча уянам, күңелдә бүген мәктәпкә барасы түгел, дигән рәхәт уй тирбәлә, аңа тагын, әни бу ялда нинди тәмле ризык пешерә икән, дигәне дә кушыла...

Безнең гаиләдә шундый гадәт: ял көнне әни нинди дә булса тәм-том пешермичә калмый. Әби әйтмешли, таба исе чыгара. Йолага әйләнгән бу гадәт әнигә минем әбиемнән, ә әбиемә әнисеннән күчкән.

Тәмле ризык турындагы уй мине урынымнан торырга мәҗбүр итә, торырга кирәк! Чөнки бу йолада минем дә башкара торган вазыйфам бар. Һәркемгә эш бүленгән: әни камыр баса, әти чабып биргән итне апам турап куйса, миңа бәрәңге, суган әрчү кебек вак-төягрәге кала. Һәм иң мөһимен дә миңа ышанып тапшыралар: май канатын миңа тоттыралар. Аның белән бик белеп, оста итеп эшләргә кирәк: табаны җитәрлек майламасаң, камыр көя, коры булып пешә, табага тезгән ризыкларны да җиренә җиткереп майлыйсы. Шулай булгач, монда иң төп рольне мин үтим, дигән фикер белән үз вазыйфамны горурланып башкарам. Әбинең май канатын ничек ясаганын да яхшы беләм мин. Каз өмәсеннән соң иң чиста, иң сәламәт каурыйларны гына сайлап алалар да нык җеп белән аралаштырып, кысып бәйлиләр. Карап торам да, мин ул май канатын бер нәсел кешеләренә охшатам: без – каурыйлар, ә каурыйларны кысып торучы җеп – безне аралаштырып, күрештереп торучы гореф-гадәтләр, йолалар. Мин дә үз чиратымда бу гореф-гадәтләрне балаларыма, онык­ларыма тапшырырга тиеш. “Май канаты – буыннарны тоташтыручы”- дип уйлый-уйлый, өчпочмаклар майлыйм...

Нәфисә Зәкәрова,

Эзмә урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев