Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Бүген районыбыз тагын бер асыл улын соңгы юлга озатты

Югары Симет авылында Махсус хәрби операциядә вафат булган Радик Гаптеравефов белән хушлаштылар.

 Радик Равил улы Гаптервефов (24.07.1983 елгы) махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә. 2025 елның 3 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. 

  Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, РФ салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин батыр якташларын җылы сүз белән, уңай яктан искә алды.

Авыл имамы  Коръән сурәләре укып, рухына дога кылды.

Кыю йөрәкле, батырлык үрнәге булган Радик Гаптеравефовның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Урыны җәннәттә, гүре нурлы булсын. Әнисе Гөлсәлия Фәүзетдин кызының, мәрхүмнең туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев