Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Эстрада җырчысы Римма Никитина белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең мәхәббәт тарихы

Хәрби махсус операция зонасында яралануы, әсирлеккә эләгүе һәм эстрада йолдызының йөрәген яулавы турында сөйләде.

Нельсон позывнойлы хәрби егет татар эстрадасы җырчысы Римма Никитинаны күрүгә үк үлеп гашыйк була һәм йолдызны ничек тә үзенеке итәргә карар кыла. Әмма Наил аягын югалта. Аның хыяллары чәлпәрәмә килә – ул үзен берәүгә дә кирәк түгел, дип уйлый башлый. Римма исә язмышка бирешми – Наил өчен терәк тә, иптәш тә, тормышының яңа мәгънәсе дә булырга җөрьәт итә. Аларның мәхәббәт тарихы турында күптән түгел бөтен ил ишетте.

«Әбием белән бабам мине әтием кебек чын патриот итеп тәрбияләде»

Махсус операция ветераны белән Татарстан җырчысының мәхәббәт тарихы турында бөтен ил ишетте – «Россия-1» телеканалындагы «Малахов» программасы эфирында Наил Рәҗәпов һәм Римма Никитинага багышланган чыгарылыш күрсәтелде. Алар социаль челтәрдә танышкан. Наил шунда ук Риммага гашыйк булган һәм җырчының йөрәген яуларга ниятләгән. Ләкин узган елның гыйнварында егет яраланган, аягын югалткан һәм әсирлеккә эләккән. Наил туган җиренә кайта алган. Биредә аны Римма яңадан яшәргә, тормышны яратырга һәм киләчәккә ышанырга өйрәткән. Ветеран сөйгәненә телепрограмма студиясендә тәкъдим ясады. Римма, әлбәттә, «әйе»дип җавап кайтарды. Гашыйклар үзләренең тарихын «Татар-информ»га сөйләде.

Каты яраланганнан соң аягын ампутацияләгәч, Наил протез киеп йөрергә өйрәнгән. Кайчак таякка таянып та йөри. Бүгенге көндә ветеран инде сноубордта шуа һәм следж-хоккей уйный ала.

Наил әтисеннән үрнәк алып хәрби булырга карар кылуы турында сөйләде. Наилгә 7 яшь булганда, аның әтисе Нияз Рәҗәпов һәлак булган. Ир-атка нибары 36 яшь була.

«Әти Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары иде. Аның Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен биш медале бар. Әни дә шул өлкәдә хезмәт иткән – матбугат хезмәтендә дә, республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы киңәшчесе булып та эшләгән. Миңа 11 яшь булганда, әни дә вафат булды – инфаркт кичерде. Без ул вакытта өйдә икәү идек. Мин күршеләргә йөгердем. Алар ашыгыч ярдәм чакырды. Әмма әнине коткарып кала алмадылар. Аңа 45 яшь иде», - дип искә ала ветеран.

Наилне Сарман районында яшәүче әбисе белән бабасы үзләре янына алып киткән.

«Алар мине әтием кебек чын патриот итеп тәрбияләде», - ди ул.

«Күз алдында нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим, ә аңыма килгәндә, аягым юк иде инде»

Наил 2024 елда махсус хәрби операциягә киткәч, якыннары моңа гаҗәпләнмәгән.

«2025 елның 23 гыйнварында җиде кешедән торган төркем белән хәрби биремгә киттек. Безгә миномет ата башлады. Мин шунда ук егетләргә «Туктамагыз, дошман безгә төби алмасын өчен һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз» - дип кычкырдым. Ләкин егетләр хәлсезләнә башлады. Җиде кеше арасыннан бер мин генә исән калдым», - дип искә ала ветеран.

«Мин үзебезнекеләр янына блиндажга төштем, алар миңа беренче ярдәм күрсәтте, яраларны бәйләде. Шуннан соң бөтенебез бергә ут астына кердек һәм көрәшергә керештек. Камалышка эләктек. Күз алдымда нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим. Аңыма килгәндә, аягым юк иде инде. Кулымдагы жгутны салып аягымны бәйләдем. Шуннан соң аңымны җуйдым. Уянып киткәч, аягымны капшый башладым. Сөякләрем төрле якка чыгып тора иде», - дип сөйли ветеран.

Як-ягына әйләнеп карангач, Наил егетләрнең бөтенесе кырылып бетүен күрә. Ул яңадан берүзе исән кала.

«Ике тәүлек буе диярлек сусыз һәм ризыксыз булдым. «Баба-яга» күрмәсен дип, төнлә хәрби иптәшләремнең мәетләре астында посып яттым. Бу минутларда мин исән калу турында гына уйладым. Әти-әниемнең каберенә башка килә алмам, әбием белән бабама мине җир куенына саласы булыр, йөрәкләре чыдамас, дип курыктым. Минем арттан хәрби иптәшләрем килер, дип өметләнгән идем, ләкин мине дошман тизрәк тапты. Шулай итеп мин әсирлеккә эләктем», - дип сөйли Наил.

Әсирлектә күргәннәрен егет җәһәннәмнең үзе, дип атый. Россия хәрбиләрен көн саен кыйнаганнар һәм җәзалаганнар, Россия бүлекчәләренең кайда урнашуы турында мәгълүмат алырга тырышканнар.

«Без бернәрсә дә сөйләмәдек. Җиңү безнең кулда булачагына ышандык», – ди ул.

Украина табиблары Наилгә медицина ярдәме күрсәтмәгән.

«Безнең күзләрне бәйләделәр һәм подвалга алып төштеләр. Безнең арада якын дустым Дима да булуы ачыкланды. Без минем аяктагы жгутны салдырдык һәм аякның бер өлешен кисеп аттык, чөнки гангрена башланган иде. Авыртуга тешне кысып түздем, яшисе килде», - дип сөйли ветеран.

Илләр авыр яраланган хәрбиләр белән алмашу турында килешү сәбәпле, Наил әсирлектән чыга алган. Егетне Россия табиблары караган. Тагын бер атна яткан булса, коткарып калып булмас иде, дигән белгечләр.

«Хәрби биремгә китүе турында язды да, юкка чыкты»

Яраланыр алдыннан Наил Татарстан җырчысы Римма Никитина белән танышкан була.

«Римманы социаль челтәрләрдә күрдем. Ул миңа бик ошады, һәм без хезмәттәшләр белән аның җырына видео төшерергә булдык. Ул җавап бирде, безнең видеоны бик ошатты. Без аңа концерт куярга килергә тәкъдим иттек, Римма бик теләп ризалашты», - ди ул.

«Ул вакытта мин бик күп хәрби җырлар башкардым, егетләргә гуманитар ярдәм җыйдым, шуңа күрә хәрбиләр өчен концерт оештыру тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Концертны мартка билгеләдек», - дип сөйли Римма Никитина.

Хәрби егет белән җырчы бер атна социаль челтәрләрдә аралашкан, ә аннары Наил хәрби биремгә киткән.

«Хәрби биремгә китүе турында язды да, юкка чыкты. Мин аның турында алгы сызыктагы егетләрдән сораша башладым, исемен булса да белергә теләдем, чөнки ул миңа үзенең позывноен гына әйтте. Бераздан миңа аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Мин бик озак еладым. Бу яңалыкны авыр кичердем, ышана алмадым», – дип искә ала Римма.

Шулвакыт Риммага кинәт көтелмәгән хәбәр килә.

«Бу 2 июнь иде. Миңа Нельсон язды. «Римма, мин сезгә концерт вәгъдә иткән идем, хәтерлисезме мине?» - ди. Ул авыр яралануы, госпитальдә ятуы турында сөйләде. Мин аның исән икәнен белүемә бик шат идем. Аны башка сугышчы белән бутаганнар, булып чыкты», – дип искә ала ул.

Алар яңадан аралаша, видеоэлемтә аша шалтыратыша башлаган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bez-ber-berebezga-kirak-yrcy-rimma-nikitina-belan-maxsus-operaciya-xarbienen-soyu-tarixy-5922104

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев